Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татьяна Голикова: Төбәкләр коронавирус таралмасын өчен зур көч куярга тиеш
Аның сүзләренчә, чир таралышы ягыннан Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән калышып килгән төбәкләрнең авыруларны дәвалау урыннарын әзерләргә вакытлары бар.
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия төбәкләре коронавирус таралмасын өчен зур көч куярга тиеш. Бу хакта киңәшмәдә РФ Премьер-министры урынбасары Татьяна Голикова белдерде.
Аның сүзләренчә, башка төбәкләр чир таралышы ягыннан Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән өч-дүрт атнага калышып килә. «Шушы вакыт эчендә төбәкләрнең дәвалану урыннарын әзерләргә вакытлары бар», - диде.
Вице-премьер әйтүенчә, аеруча изоляциягә игътибар бирү зарур. «Бүген төбәкләрдә изоляция кертелә, ләкин соңгы вакытта изоляция коэффициенты барлык гражданнар да аңа буйсынмавын күрсәтә», — диде.
Татьяна Голикова Россиядә коронавирус белән авыручыларның уртача 16-18 процентка үсеше күзәтелгәнен әйтте. Ул Мәскәүдә беренче очраклар 16 мартта ачыклана башланганын искәртте. Аның сүзләренчә, якынча бер айдан, ягъни шушы арада я чир һаман да арта, я чигенә башлады, дип анализларга мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз