Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татьяна Голикова: QR-кодлар турындагы закон балаларга кагылмаячак
Бүгенге көндә балалар өчен коронавирустан прививка ясату ирекле.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта балаларга коронавируска ПЦР-тест үткәрүне берәү дә таләп итә алмый, QR-кодлар турындагы закон аларга кагылмый, дип белдерде РФ вице-премьеры Татьяна Голикова.
«Без балалардан ПЦР тикшеренүен таләп итмибез. Моннан тыш, без бүген фикер алыша торган закон проектында, балалар, әлеге закон проекты кагыла торган категорияләрдән бөтенләй чыгарылды», — диде Голикова Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда, дип хәбәр итә РИА Новости.
РФ вице-премьеры билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә балалар өчен коронавирустан прививка ясату ирекле.
12 ноябрьдә РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына ике закон проектын кертте — алар җәмәгать урыннарына бару, шулай ук тимер юл һәм авиатранспортта йөрү өчен QR-кодлар кертү турында. Закон проектлары турында фикер алышканчы, төбәкләр Дәүләт Думасында үз фикерләрен тәкъдим итте.
9 декабрьдә узган Кеше хокуклары буенча Совет утырышында Путин коронавирус пандемиясе фонында транспортта чикләүләр керткәндә ашыгыч карарлар кабул ителмәс дигән өмет белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз