news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Голикова үлүчеләр саны кимегән һәм арткан төбәкләрне атады

2019 елның 1 гыйнварына Россиядә 146 миллион 793,7 мең кеше яшәве теркәлгән.

Татьяна Голикова үлүчеләр саны кимегән һәм арткан төбәкләрне атады
архив / Султан Исхаков

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Россия вице-премьеры Татьяна Голикова белдергәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Уралда һәм Төньяк Кавказда үлүчеләр саны кимегән, ә Үзәк Россиянең кайбер төбәкләрендә, киресенчә, бу күрсәткеч арткан. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Урал, Төньяк Кавказ федераль округларында үлүчеләр санының кимүе, ә Орел, Иваново, Тула, Новгород, Псков һәм Тверь өлкәләрендә артуы күзәтелә», - дигән Татьяна Голикова Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә.

3 апрельдә Дәүләт Думасында узган Хөкүмәт сәгатендә Татьяна Голикова 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең һәр өченче субъектында үлүчеләр санының артуы хакында белдергән.

«2019 елда гомер озынлыгы артуын тәэмин итү өчен үлүчеләр санын киметүгә ирешергә кирәк. Әмма шунысын да искәртәсем килә: 2018 елда илнең 32 төбәгендә үлүчеләр саны артты», - дип белдергән вице-премьер.

Моңа кадәр Росстат хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 гыйнварына Россия халкы 146 миллион 793,7 мең кеше тәшкил иткән. Шул рәвешле, әлеге мәгълүматлардан күренгәнчә, 2018 елда халык саны 86,7 меңгә кимегән. 2017 елда исә 76,1 мең кешегә арткан.

Россия халкы соңгы тапкыр 2008 елда кимегән, шуннан соң тугыз ел рәттән арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100