news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татьяна Голикова коронавирустан авыручылар иң күп вафат булган төбәкләрне атады

Апрель аенда иң күп үлем очраклары Үзәк федераль округта теркәлгән.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова апрель аенда коронавируска бәйле үлем очракларының иң күбе Үзәк федераль округта, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә булуын әйтте. Бу хакта РИА Новости яза.

«Апрель аенда иң күп үлем очраклары Үзәк федераль округта булган — бу Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе, ә алга таба берничә тапкыр кимү белән Владимир, Брянск, Смоленск, Калуга өлкәләре бара», — диде Голикова «360» телеканалы эфирында.

Аның сүзләренчә, коронавирустан үлүчеләр саны буенча икенче урында Төньяк-Көнбатыш федераль округы тора, монда иң күп очраклар Санкт-Петербург шәһәренә һәм Коми республикасына туры килгән.

Өченче урында — Идел буе федераль округы, Башкортстан Республикасы, дүртенче урында — Көньяк федераль округы, Краснодар крае һәм Ростов өлкәсе, соңыннан Төньяк-Кавказ федераль округы, Ингушетия Республикасы һәм Дагыстан, алтынчы урында — Себер федераль округы, җиденчедә Ерак Көнчыгыш, ә сигезенчедә — Урал федераль округы, диде Татьяна Голикова.

Россиядә һәм дөньяда CОVID-19 вазгыяте турындагы актуаль мәгълүмат стопкоронавирус.рф порталында урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot