news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татьяна Голикова КАМАЗ генераль директорының ике урынбасарын бүләкләде

РФ вице-премьеры Татьяна Голикова Бөтенроссия студент отрядлары слетында «КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте генераль директорының ике урынбасары - Жанна Хәлиуллина һәм Сирень Галиәкбәровка Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу хакта «КАМАЗ» Бөтенроссия җитештерү отряды хәбәр итә.

Хәлиуллина – генераль директорның персонал, оештыру үсеше һәм корпоратив идарә, ә Галиәкбәров иминлек буенча урынбасары. Алар предприятиедә студент отрядлары эшенә кураторлык итә.

Студент отрядлары хәрәкәтенең 65 еллыгына һәм Россия студент отрядлары оешуга 20 ел тулуга багышланган Бөтенроссия студент отрядлары слеты Мәскәүдә узды. Анда илнең барлык төбәкләреннән 5,5 мең кеше катнашты.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Россиянең 200 студенты кышын Татарстанда КАМАЗның җыю цехларын тулыландырачагы хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot