news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Голикова: 2023 елда гомер озынлыгы 73,5 яшькә кадәр җитәргә тиеш

Вице-премьер Татьяна Голикова быел Россиядә үлем дәрәҗәсенең пандемиягә кадәрге күрсәткечләр белән чагыштырганда кимүен һәм гомер озынлыгының артуын көтә. Моны «Российская газета» яза.

«Сакланган тенденция, төбәкләрнең халыкны саклау кебек төп һәм мөһим приоритетка йөз тотуы шартларында, 2023 елда үлем очраклары күрсәткеченең ковидка кадәр булган 2019 ел нәтиҗәләренә караганда 1,5-2 процентка түбәнрәк булуын көтәбез», – диде ул президент Владимир Путинның хөкүмәт белән киңәшмәсендә.

«Ә гомер озынлыгының көтелгән күрсәткече – 73,5 яшь һәм ул ковидка кадәр булган 2019 елгы дәрәҗәдән югары булачак», – дип өстәде Голикова.

Кереш сүзендә дәүләт башлыгы хәзерге вакытта уртача гомер озынлыгының 72,8 яшь булуын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100