news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татьяна Буцкая балалар бакчаларында озаграк эшли торган төркемнәр булдыруны тәкъдим итте

Россиядә ата-аналар озын эш көне тәмамланганнан соң балаларын алып китә алсын өчен, балалар бакчаларында эш вакыты озайтылган төркемнәр булдыру механизмын эшләп чыгару кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасының гаиләне яклау, аталык, аналык һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Бала үзен ялгыз калган кебек хис итәргә тиеш түгел. Тәрбияче ашыга, балага моннан начар, тәрбияченең кәефе юк, әнинең йөрәге борчыла. Президент әйткән сүзләргә колак салып, мин ышанам, барыбер балалар бакчаларында озаграк эшли торган төркемнәр булсын өчен механизмны эшләп чыгарырга кирәк», – дип билгеләп үтте Буцкая.

Парламентарий ачыклап үткәнчә, мондый төркемнәр катнаш булырга мөмкин, ягъни төрле яшьтәге балаларны берләштерә ала.

Россия Президенты Владимир Путин моңа кадәр балаларның яслеләрдә һәм балалар бакчаларында үткәргән сәгатьләр санын арттыру кирәклеге турында уйлап карарга тәкъдим иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot