news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татвоенкомат: Татарстанда өлешчә мобилизация дәвам итә

Татарстанда өлешчә мобилизация дәвам итә, дип хәбәр итте Татвоенкоматның гражданнар белән эшләү бүлеге башлыгы Сергей Котин. Бу хакта «Ъ-Казань»га сылтама белән «Коммерсант» хәбәр итә.

«Һәр төбәктә, хәрби бурычы булган гражданнар резервыннан чыгып, мобилизацион биремнәр бар. Һәр төбәктә төрле хәрби частьләр формалаша. Шуңа күрә шәхси состав саны да төрле», - дип аңлатты ул Татарстанда дәвам итүче өлешчә мобилизациянең сәбәбен.

  • Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә өлешчә мобилизация тәмамланды.

Сергей Костин төбәктә өлешчә мобилизациянең кайчан төгәлләнәчәген һәм чакырылырга тиешле хәрбиләрнең санын әйтмәде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot