news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Таттеплосбыт” ААҖ абонентлары җылылык өчен 2,6 млрд. сумнан артык суммада бурычлы
Бурычларны җыеп ала алмасак, кискен чаралар күрергә туры киләчәк, ләкин мондый адымга барасы килмәгән иде, ди компаниянең Казан филиалы башлыгы Марат Вәлиев
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Таттеплосбыт” ААҖ абонентлары кулланган җылылык өчен компаниягә 2,6 млрд. сумнан артык суммада бурычлы. Шул исәптән Казанныкыларның 1,2 млрд. сумнан күбрәк бурычы җыелган, алар арасында аеруча күп суммада бурычка батканнардан түбәндәгеләрне әйтергә була:
“С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ – 80,3 млн. сум;
“Казан синтетик каучук заводы” ААҖ – 42,3 млн. сум;
“Водоканалсервис” ААҖ – 21,4 млн. сум;
“Казан моторлар төзү берләшмәсе” ААҖ – 19,9 млн. сум;
“Казан ясалма күн заводы” ААҖ – 1,9 млн. сум.
Казан торак оешмаларының гомуми бурычы 459,1 млн. сум булып, арада идарәче компанияләр өлешенә 383,8 млн. сум туры килә. Соңгыларыннан иң күп бурычлылар:
“Идел буе районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе” ҖЧҖ – 39,1 млн. сум;
“Уютный дом” идарәче компаниясе” ҖЧҖ – 46,8 млн. сум;
“Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе” ҖЧҖ – 28,0 млн. сум;
“Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе” ҖЧҖ – 12,0 млн. сум;
”Азино-1” идарәче компаниясе” ҖЧҖ – 6,3 млн. сум.
Бүген журналистлар белән очрашкан “Таттеплосбыт” ААҖнең Казан филиалы башлыгы Марат Вәлиев шундый мәгълүматлар китерде. “Хәзерге вакытта җылыту сезоны төгәлләнсә дә, кайнар су ел әйләнәсе бирелә. Бурычларны җыеп ала алмасак, кискен чаралар күрергә туры киләчәк, ләкин мондый адымга барасы килмәгән иде. Хәлне аңлап, вакытында бурычларын түләп бетерсеннән иде, чөнки “Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖ магистраль җылылык үткәргечне реконструкцияләү, капиталь ремонтлау эшләренә кереште, ә акча булмагач, эштә өзеклекләр килеп чыгарга мөмкин, бу исә сроклар һәм сыйфатка китереп сугачак”, - дип мөрәҗәгать итте ул.
Искәртеп үтәбез: бүген “Таттеплосбыт” ААҖнең клиентлары арасында 5397 юридик зат һәм 1098 граждан исәпләнә. Җылылык кулланучыларның күпчелек өлешен сәнәгатьчеләр алып тора – 64,8 процент, шәһәр халкы – 27,8 процент, бюджет оешмалары – 4,7 процент.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot