Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Таттелеком» коллективы мәрхүм Рөстәм Зәкуанов якыннарының кайгысын уртаклаша
Рөстәм Зәкуанов Татарстан Республикасы Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы иде.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). «Таттелеком» коллективы шагыйрь Рөстәм Зәкуанов вафат булу сәбәпле, аның якыннарының кайгысын уртаклаша. 2009 елдан Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов «Таттелеком» акционерлык җәмгыятендә хезмәт куйган, компаниянең матбугат хезмәте җитәкчесе вазифасын башкарган иде. Бу турыда коллективның матбугат хезмәте хәбәр итте.
2 декабрьдә озакка сузылган каты авырудан соң шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов 61 яшендә вафат булды.
Рөстәм Газизҗан улы 1957 елның 25 маенда туган, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Азнакай 39нчы бермандатлы сайлау округыннан өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2004-2009), «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән.
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы һәм мәдәният хезмәткәре. ТР Президентының Рәхмәт хатына лаек булган.
Рөстәм Зәкуанов Татарстан Республикасы Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы иде.
Әлеге киң күңелле, ярдәмчел кешенең якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланыр, диелгән бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз