news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә

Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

24 августта Татарстанда көчле яңгыр, яшен һәм секундына 20 метрга кадәр җил көтелә. Һава торышы начар булу сәбәпле, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качмаска киңәш итә.

«Урам һәм юл буйлап йөргәндә, сак булыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot