news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татспиртпром” суд аша контрафакт җитештерүчеләрдән 1 млн сум акча алган

Ялган продукцияне җитештерүчеләр компаниянең абруй чыгымнарын капларга тиеш.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). “Татспиртпром” акционерлык җәмгыяте компания этикеткаларын кулланып, контрафакт алкоголь сатуны тормышка ашырган бер төркем затларны җаваплылыкка тартып, судта 1 млн сум акча откан. Казанның Идел буе суды җинаятьчеләрне компаниянең икътисади һәм абруй чыгымнарын капларга мәҗбүр иткән. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

2015 елның көзендә Спасс районы һәм Казан территориясендә эшләгән бер төркем җинаятьчеләр кулга алынган. Шул ук вакытта аларда “Татспиртпром” продуклары этикеткалары ябыштырылагн контрафакт алкоголь партиясе табылган.

2016 елда төркем җитәкчесе Ризван Вахитовка “Контрафакт спиртлы продукцияне җитештерү, саклау һәм сату; товар билгесен законсыз куллану” маддәсе буенча хөкем карары чыгарылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot