Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татспиртпром» брендларын алдап ясаган төркем лидеры хөкем ителде
Суд Ризван Вахитовны шартлы рәвештә дүрт елга ирегеннән мәхрүм итте һәм ул 200 мең сум штраф түлиячәк.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Спас районы суды «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте брендларын алдап ясаган өчен төркем лидеры Ризван Вахитовны шартлы рәвештә дүрт елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм дәүләт файдасына 200 мең сум штраф түләргә дигән карар чыгарган. Бу хакта «Татспиртпром»ның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Вахитовка срок тикшерү органнары белән актив хезмәттәшлек иткәнгә һәм законсыз җитештерүдә катнашучылар турында сөйләгәнгә шартлы рәвештә билгеләнгән.
Хәзер гаепләнүчеләр эскәмиясендә тагын биш кеше бар, аларны да тикшерүчеләр контрафакт җитештерү һәм сату эшенә бәйле дип күрсәткәннәр.
Легаль булмаган алкогольне гаепләнүчеләр Казанда һәм Болгарда сатканнар. Кулланучылар эчемлекнең гадәти булмаган исеннән һәм үзләрен начар хис итүдән зарланган. Оператив хезмәткәрләр тикшерү эшләре барышында 1607 литр суррогат продукция табып алганнар.
Ризван Вахитовка чыгарылган хөкем карары нигезендә «Татспиртпром» тауар билгесен законсыз рәвештә кулланган өчен 2,6 млн нан артыграк сумга гражданлык дәгъвасы белдерәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз