news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татшина» директоры Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт районының яңа җитәкчесе булды

«Татшина» директоры Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт районының яңа җитәкчесе булды
Фото: rais.tatarstan.ru

15 ноябрьдән «Татшина» директоры Гүзәл Хәбетдинова район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы буларак Әлмәт шәһәрен һәм районын җитәкләячәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Чираттан тыш сессия ТР Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында узды. Ул республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән утырышта катнашучыларга Гүзәл Хәбетдинова кандидатурасын тәкъдим итте.

Хәбетдинова 2019 елдан бирле шәһәр һәм районны җитәкләгән Тимур Нагумановны алыштырды. Бүген Тимур Нагуманов район Советының чираттан тыш сессиясендә үз вәкаләтләрен өстеннән төшерде, депутатлар аның отставкасы өчен тавыш бирде. Башкарма комитет җитәкчесе Айдар Каюмов та вазифасыннан китте.

Хәзер башлык вазифасына билгеләнгәнче Хәбетдиновага Әлмәт район Советына сайлану белән бәйле кайбер процедуралар үтәргә кирәк.

Кичә, 14 ноябрьдә, Гүзәл Хәбетдиновага 55 яшь тулды. Ул Әлмәттә туып үскән. Ике югары белеме бар: 1992 елда - Казан дәүләт университетын, 2002 елда РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100