Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татсельжилкомхоз» республика җитештерү берләшмәсе үз объектларын ягулык сезонына әзерлекне тәмамлады
«Татсельжилкомхоз» республика җитештерү берләшмәсе үз объектларын ягулык сезонына әзерлекне тәмамлады
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Игорь Черепанов). «Татсельжилкомхоз» республика җитештерү берләшмәсе үз объектларын ягулык сезонына әзерлекне тәмамлады. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, торак-коммуналь хуҗалык объектларын кышкы шартларда эшләтүгә әзерлек буенча республика җитештерү берләшмәсе тарафыннан ниятләнгән барлык чаралар да уздырылган.
Быелгы елда җылылык хуҗалыгын техник яңарту кысаларында «Татсельжилкомхоз» тарафыннан Яңа Чишмә, Яшел Үзән, Түбән Кама, Сарман һәм Спас районнарында 17 автономияле котельный монтажланган. Яңа ресурсларны саклаучы куәтләр эксплуатация чыгымнарын, газ һәм электр энергиясен куллануны сизелерлек киметәчәк.
Бу көннәрдә файдалануга тапшырылган Чүпрәле район хастаханәсе модульле котельные хуҗаларча якын килүнең ачык мисалы булып тора. Ул «2006 елга кадәр ТР социаль-икътисади үсеше» Федераль максатчан программасы нигезендә, республика бюджеты акчаларына төзелгән булган. Биредә 90 проценттан артыграк файдалы эш коэффициенты белән казаннар куелган, югары нәтиҗәле автоматлаштырылган газ ягу блогы һәм су бирү өчен куәтле насослар урнаштырылган. Котельныйда эш тулысынча автоматлаштырылган һәм үзәк диспетчер пунктыннан идарә ителә. Белгечләр сүзләренә караганда, яңа технология җылы җитештерүне өч тапкыр арзанайтырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз