Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Татреспотребсоюз" татар халык ашлары китабын әзерли
Берлекнең идарә рәисе Мәхмүт Фәттахов басманың бер елдан әзер булачагын белдерде.
(Казан, 11 апрель, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). “Татреспотребсоюз” – Татарстан Республикасы Кулланучылар оешмалары берлеге татар халык ашлары рецептлар китабын әзерли. Бу хакта берлекнең идарә рәисе Мәхмүт Фәттахов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында белдерде.
Искәртеп үтик, Казанда татар милли ризыкларны популярлаштырган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел уңаеннан, истәлек чаралары үтте.
Мәхмүт Фәттахов әйтүенчә, Юныс Әхмәтҗановның дәвамчысы булырдай шәхесләр күп. "Без шул хакта китап чыгару өчен, кулланучылар җәмгыятендә инде өч ел буе материал әзерлибез. Әле булган мәгълүматларны журнал формасында гына чыгарабыз", - дип белдерде ул.
Берлек рәисе әйтүенчә, китап бер елдан әзер булачак. "Без үткән гасырларда татар халкының нинди ашамлыклары булганын ачыклап, онытылганнарын халыкка чыгару юнәлешендә эшлибез. Безнең махсус бүлек бар, районнар белән эшлибез. Сабан туйларында бүтән өлкәләргә барабыз. Алар безнең якта онытылган ризыкларны тәкъдим итәләр. Андагы татарлар Сабан туена үзләре пешергән ризыкларны алып чыгалар, без алардан өйрәнеп кайтабыз. Күптән түгел генә Корстонда зур чара булды, чит өлкәләрдән татар эшмәкәрләре килде. Алардан бик күп әйбер өйрәнеп калдык, "урладык" дияргә дә була. Җырны урлап җырласаң, штраф түләтәләр, ләкин ризыкны күреп, аларча ясасаң – әйбәт кенә", - диде Мәхмүт Фәттахов.
Берлек рәисе әйтүенчә, чит илләрдә яшәүче татарларда да бай материал табылган. "Ригадан бездә онытылган чүлмәк ашларын өйрәнеп кайттык. Мичтә балчыктан эшләнгән чүлмәктә ризыклар пешерәләр", - дип сөйләде ул.
Онытылган татар ашларының кайберләре 20-22 апрельдә, Казанда Россия Үзәк кулланучылар җәмгыятенең (Центросоюз) кооператив форумы кысаларында тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз