news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татпотребсоюз» кулланучы кооперативлары дәүләттән яңа машиналар алды

«Кулланучылар кооперациясе социаль бурычларны хәл итә», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

«Татпотребсоюз» кулланучы кооперативлары дәүләттән яңа машиналар алды
Михаил Захаров

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Бакчачы көне ярминкәсендә «Татпотребсоюз» кулланучы кооперативлары һәм җәмгыятьләренә яңа машиналар тапшырылды. 

«Бүген Бакчачы көне. Ул кулланучылар кооперациясе белән тыгыз элемтәдә. Бүген кулланучылар кооперациясе сәүдәсен күрәбез. Кулланучылар кооперациясе социаль бурычларны хәл итә. Бу авыл кешесен барлык кирәкле товарлар, хәзерләү эшчәнлеге өчен кирәк-яраклар белән тәэмин итә», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Хәзерләү эшчәнлеген киңәйтү өчен кооперативларга барлыгы 25 машина ачкычы тапшырылды.

«Бу эш тагын да оешкан төстә барыр дип ышанам. Кулланучылар кооперациясе системасы алга таба үсеш алуын, авылда яшәүчеләргә хезмәт итүен телим. Без хәзерли һәм шәһәр халкына тәкъдим итә алган продукция — иң сыйфатлысы һәм натураль» — диде Рөстәм Миңнеханов. 


news_right_1
news_right_2
news_bot