Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татпотребсоюз чимал әзерләүне өчтән бер өлешкә кадәр арттырырга ниятли
Татарстан авыл хуҗалыгы кооператорлары узган ел шәхси хуҗалыклар тапшырган чималдан 10 миллиард сумлык продукция әзерләгән.
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы кооператорлары алдында халыкка хезмәт күрсәтү күләмен 38 проценттан 50 процентка җиткерү бурычы тора. Бу турыда Татарстан Кулланучылар берләшмәсе идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов республика киңәшмәсендә сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары җитәкчелеге вәкилләре катнашында үткәрде.
Мәхмүт Фәттахов сүзләренчә, Кулланучылар берләшмәсе күрсәткән хезмәт нәтиҗәсендә чимал күләме арта. «Без Кулланучылар кооперациясе системасы алдына хезмәт күрсәтү күләмен 50 процентка җиткерү бурычын куябыз. Биредә безнең муниципаль районнар белән иң зур резервлар һәм кулланылмаган мөмкинлекләр бар», – диде ул.
Шул ук вакытта докладчы Кулланучылар җәмгыяте эшчәнлеге социаль әһәмияткә ия диде. Узган ел кооператорлар 10 миллиард сумлык продукция әзерләгән. Бу һәр товар тапшыра торган хуҗалыкка 31 мең сум туры килә. Шул ук вакытта Кама Тамагы, Әгерҗе, Балтач, Тәтеш районнарында һәр хуҗалыкта 9 мең сумнан азрак продукция әзерләнгән, чөнки бу муниципалитетларда ике яки өч төрле чимал гына әзерлиләр.
«Бу безнең җитешсезлек, район кулланучылар берләшмәсе җитәкчеләренә һәм кооперативларга халык белән активрак эшләргә кирәк», – диде Фәттахов. Татарстан Кулланучылар җәмгыяте мәгълүматларына караганда, Кулланучылар кооперациясе оешмалары бер елда халыкка күрсәткән хезмәт күләменең 45 проценты ваклап сатуга, 38 проценты әзерләү эшчәнлегенә, 13 проценты продукция җитештерүгә, 4 проценты җәмәгать туклануына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз