news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татпотребсоюз” 2010 елда продукция әзерләү әйләнешен 3 миллиард сумга җиткерергә ниятли

Агымдагы елда әзерләү әйләнеше 2 миллиард сумга җитәчәк

(Казан, 16 ноябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). “Татпотребсоюз” 2010 елда продукция әзерләү әйләнешен 3 миллиард сумга җиткерергә ниятли. Агымдагы елда әзерләү әйләнеше 2 миллиард сумга җитәчәк. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына предприятиедән хәбәр иттеләр.
Әзерләү әйләнеше соңгы елларда ТР шәхси хуҗалыклары ит, сөт, яшелчә, бәрәңге һәм башка төрле авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен сизелерлек арттыруга бәйле рәвештә үсәчәк. Продукциянең артып калганын “Татпотребсоюз”ның республика районнарында урнашкан структур бүлекчәләре сатып алачак.
Әзерләүчеләр моңа яхшылап әзерләнергә кирәк, дип саный. Бүгенге көндә Татарстанның барлык районнарында да сөтне җыю, 10 тонна күләмендәге сөтне суыту өчен махсус пунктлар юк әле. “Татпотребсоюз” хезмәткәрләре сөтне нәкъ шул күләмдә сатып алырга ниятли. Авыл кулланучы кооператорларына әлеге максатлар өчен 1 миллион сум торган җиһаз сатып алырга туры киләчәк. Моннан тыш, алар ТР районнарында шәхси тауар җитештерүчеләрдән сатып алыначак малларны чалу өчен махсус пунктлар да ачарга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100