news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татнетны үстерү фонды" вәкиле Google ның татарча интерфейсны кайчан булдырачагын әйтте

“Мин гражданлык позициясе булган һәрбер татар кулланучысын үзенең браузерын татарчага көйләргә чакырам”, - диде фондның башкарма директоры.

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). 29 сентябрьдә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе “Татар интернетының кулланылыш мәсьәләләре” темасына багышланды. Очрашуда социаль челтәрләр һәм мәгълүмат эзләү системаларын татар теленә тәрҗемә итү мәсьәләләре үзәк темаларның берсе булды. “Википедия кебек сайтларның концепцияләресе тулысынча энтузиастлар эше белән бәйле. Биредә коммерция була да алмый, ә менә Вконтакте соңгы вакытта төрле тәрҗемә эшчәнлекләрен матди яктан хуплый башлады”, - дип белдерде “Tатнетны үстерү фонды” башкарма директоры Раил Гатауллин.

Хәзерге вакытта Вконтакте социаль челтәре 50 терминга тәрҗемә ясаган өчен 50 "тавыш", ә алар 200 дән артса, 100 тавыш бирә. Fаcebook та да шул ук концепция. Биредә без тәрҗемә эшен инглиз теленнән туры татар теленә башкарыла. Бу мәсьәлә профессиоиналь тәрҗемәчеләр таләп итә, - диде ул.

Раил Гатауллин әйтүенә караганда, Facebook ның 37 процентын татар теленә тәрҗемә итеп өлгергән булган, әмма ләкин аннан соң бу эш сүрелгән. “Facebook ның үзенең дә һәрдаим менюы, структурасы үзгәреп тора. Хәзерге вакытта Facebook татар теленә 20 процентка тәрҗемә ителгән”, - диде ул.

Яндексның татарча интерфейсына Раил Гатауллин үз өлешен керткән. “2011 елда безгә Мәскәүдә конференциядә булырга туры килде. Без анда Яндекс вәкилләре белән турыдан туры элемтәгә кереп, тәрҗемә буенча сөйләштек. 2012 елның 30 июнендә Яндекс татар телендә эшли башлады”, - дип сөйләде ул.

Раил Гатауллин фикеренчә, татар телен үстерүгә юнәлтелгән глобаль веб-проектлар дәүләт дәрәҗәсендә эшләнелергә тиеш. Ул, мәсәлән, Microsoft компаниясе белән үз вакытында төзелгән бик яхшы килешүне искә алды. Бу өлкәдә барган эшчәнлек күбрәк яктыртылырга тиешлегенә басым ясады.

“Татарча Google киләчәге синнән һәм миннән тора”

"Google ны татарча итүдә һәрбер гади шәхес катнаша ала. Мәсәлән, сез Google, Яндекс яисә Opera браузерын кулланысыз ди. Браузерның көйләнешендә автомат рәвештә ru (рус) дип куела. Әгәр дә сез tt (татар) дип куясыз икән, мәгълүмат эзләү системасы сезне автомат рәвештә исәпкә алачак. Мәсәлән, Google компаниясендә эшләүчеләр үз статистикасында миллионлаган рус һәм 10-15 татар көйләнеше кулланылганын күрсә, алар мәгълүмат эзләү системасын татар теленә тәрҗемә итү белән кызыксынырмы? Әлбәттә, юк. Ләкин әгәр без гражданлык позициясен күрсәтеп, үзебезнең браузерларда көйләнештә "татарча" дип куябыз икән, компания меңләгән, 100 меңләгән татар кешесе барлыгын күрәчәк. Google үзенең безгә дә ориентирлашырга тиешлеген аңлаячак. Аудиториянең зурлыгы ихтыяҗның барлыгын күрсәтә. Шуңа күрә мин гражданлык позициясе булган һәрбер татар кулланучысын үзенең браузерын татарчага көйләргә чакырам. Шул вакытта хәзерге Яндекс кебек Google да татар телендә эшләп китәчәк, татар теленә игътибар артачак”, - дип белдерде Раил Гатауллин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100