news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татнефтепродукт”ның янә 100 заправкасы арта

“Татнефтепродукт”ның янә 100 заправкасы арта

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). “Татнефтепродукт” холдинг компаниясе үзнең автозаправкалар санын 100 берәмлеккә арттырырга ниятли. Шул ук вакытта федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге юлларда да заправкалар саны артачак. Татарстан белән чиктәш төбәкләр базарларын да үзләштерү дә ниятләнә.

Хәзерге вакытта компаниянең 138 шәхси һәм 8 франчайзинг автозаправка станцияләре бар. Компаниянең сату инфраструктурасы Татарстанның 35 районын колачлый. 2005 елда “Татнефтепродукт” 380 мең тонна тирәсе нефть продуктлары саткан, ә республиканың бензин базары сыешлылыгы елына якынча 1-1,1 миллион тонна югары октанлы бензин исәпләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot