Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Татнефть" үз заправкаларында бәяләрне киметте
Бәяләр уртача 6 процентка кимеде
(Әлмәт, 18 февраль, «Татар-информ»). "Татнефть" ААҖ 16 февральдән үз автозаправкаларында ваклап сату бәяләрен уртача 6 процентка киметте. Өстәвенә, кайбер төбәкләрдә нефть продуктларының аерым төрләре буенча бәяләр 13 процентка төште. Компаниянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге чара базарның гомуми конъюнктурасы үзгәрү белән бәйле.
Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, "Татнефть" нефть продуктлары җитештерми, компаниянең автозаправкалар челтәре ирекле базарда тауар сатып алу юлы белән тәэмин ителә. "Татнефть" төркемендәге автозаправка компанияләре эшчәнлегенең рентабельлелеге уртача 1,4 процент тәшкил итә, бу предприятиенең тотрыклы эшчәнлеге өчен минималь күрсәткеч. Салым түләгәннән соң калган зур булмаган керем челтәрне киңәйтү һәм автозаправкаларны модернизацияләү өчен тотыла.
Матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, агымдагы елның гыйнварында эчке базарда нефть продуктларына кытлык барлыкка килде, бу күпләп сату бәяләренең үсешенә йогынты ясады. Килеп туган вәзгыятьтә "Татнефть" ААҖ февральнең беренче декадасында үз автозаправкаларында бәяләрне күтәрергә мәҗбүр булды, ул төбәккә һәм нефть продуктларының төренә бәйле рәвештә уртача 1-4 процентка артты.
"Татнефть" ААҖ Россия Федерациясенең 22 субъектында үз бренды астында 497 автозаправкадан файдалана, аларда 7000 нән артык кеше эшли. Шул ук вакытта, аларның бары тик икесендә генә компания сизелерлек өлешне били – Татарстанда (28 процент) һәм Чуашстанда (40 процент). Калган төбәкләрдә "Татнефть" ААҖнең өлеше 7 проценттан артмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз