Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татнефть» утырышында быелның ике аенда бюджет үтәлеше каралды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В. Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды.
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Бүген «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышында быелның ике ае бюджеты үтәлеше каралды һәм 2020 елның апрель һәм икенче кварталына бюджеты расланды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Директорлар советы компаниянең экологик тәэмин ителешен һәм тотрыклылыгын тәэмин итү буенча эш процессларын камилләштерүне исәпкә алып, 2019 елда «Разведка һәм чыгару» бизнес-юнәлеше эше йомгаклары турында мәгълүмат тыңлады.
Җитештерү программасы кысаларында компания тотрыклы үсешкә һәм җитештерүнең экологиклылыгын арттыруга юнәлгән проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итә. Соңгы елларда ППД системасында төче суларны куллану 11 процентка кимегән. Энергияне сак тоту программасы нигезендә электр энергиясен куллануны 2,2 процентка кимегән, җылылык энергиясен — 34 процентка.
Утырышта катнашучылар, климат үзгәрүне исәпкә алып, экологик иминлек өлкәсендәге эшнең барышы белән таныштылар. 2019 елның октябрендә «Татнефть» «Национальная сеть глобального договора ООН» ассоциациясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзалаган. Тотрыклы үсешнең барлык 17 максатын да танып, сәнәгать иминлеге, хезмәтне саклау һәм әйләнә-тирә табигатьне саклау өлкәсендәге яңа сәясәттә компания төп өстенлекләре итеп парник газларын чыгарып ташлауны һәм углерод эзен киметү эшчәнлеген билгеләгән.
Директорлар советы утырышы кысаларында компаниянең геологик-разведка эшләре стратегиясе үтәлеше буенча фикер алыштылар. «Татнефть» төркеме буенча нефть запаслары үсеше 2030 елга кадәр Стратегиядә билгеләнгәннәрдән алда бара.
Директорлар советы шулай ук «Татнефть» ГАҖнең финанс хисаплылыгы аудиторы сыйфатында PWC фирмасын («ПрайсвотерхаусКуперс Аудит» АҖ) җәлеп итү турында карар кабул итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз