news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татнефть” Ульяновски өлкәсе балаларын куандырды

“Татнефть” Ульяновски өлкәсе балаларын куандырды

(Ульяновски, 29 март, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Билгеле булганча, мәктәп системасын “оптимальләштерү” нәтиҗәсендә авыл мәктәпләрен автобуслар белән тәэмин итү чаралары күрелә. Бу уңайдан кабул ителгән программа “Мәктәп автобусы” дип атала да.

Ульяновски өлкә бюджетының үзенең генә моңа көче җитмәгәнгә, өлкә башлыгы Сергей Морозов бу мәсьәлә буенча төрле ширкәтләргә һәм эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итте. Ульяновски өлкәсе җирендә 10нан артык бензин салу станцияләре тоткан “Татнефть” акционерлык җәмгыяте өлкә мәктәпләренә дүрт өр яңа УАЗ автомобиле бүләк итте.

“Татнефть”нең әлеге иганә гамәле шуңа җавап буларак кылынды. Автобуслар ятимнәр һәм сәламәтлекләре чикләнгән сабыйларны тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнүче махсус учреждениеләрдән Базарлы Сызгандагы махсус мәктәп-интернатка, Барыш шәһәренең һәм Тереньга районы Скугареевка (Иске Гәрәй) авылының һөнәри училищеларына, шулай ук Павлов районы Октярьский бистәсендәге гомумбелем бирү мәктәбенә тапшырылды. Машиналарның ачкычларын һәм документларын яңа хуҗаларга Ульяновски өлкәсе башлыгы Сергей Морозов белән “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең тантанага махсус килгән вәкилләре тапшырды.

Әлеге чара Ульяновски өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек итү кысаларында уздырылды. “Татнефть” биредә инде 3 елдан артык эшли. Күптән түгел генә Ульяновски өлкәсе җирендә компаниянең яңа җитештерү объектларын булдыру мәсьәләсе дә көн тәртибенә куелды. Димәк, якын арада өлкә бюджетына яңа салымнар керәчәк һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә дә ярдәм булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot