Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татнефть» Татарстан мәктәпләренә 60 микроавтобус һәм компьютер класслар өчен 60 комплект бүләк итте
Бүләкләр тапшыру тантанасында Рөстәм Миңнаханов катнашты
(Әлмәт, 4 сентябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бүген Әлмәттә Нефтьчеләр мәйданында “Татнефть” компаниясе тарафыннан Татарстанның гомуми белем бирү мәктәпләренә 60 “Fiat Ducato” микроавтобусы һәм компьютер класслар өчен 60 комплект тапшыру тантанасы узды. Бу бүләкләр нефть компаниясенең 60 еллыгы һәм Укытучы елы уңаеннан тапшырыла.
Бүләкләр тапшыру тантанасында катнашкан Рөстәм Миңнаханов бу автобусларны һәм компьютерларны махсус заказ буенча Татарстан җитештерүчеләре җыйды һәм алар һәр муниципаль районга тапшырылачак, дип билгеләп үтте. "Татнефть" Укытучы елы уңаеннан көньяк-көнчыгыш районнар мәктәпләренә дю Солей циркы тамашасына 2 мең билет алырга карар иткән.
Аннары Рөстәм Миңнеханов белән “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов район конкурсларында җиңгән мәктәп директорларына микроавтобус ачкычларын һәм компьютер классалары паспортларын тапшырды.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр мәйданында бәйрәм чараларында катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз