news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татнефть” Сириядә эшчәнлеген киңәйтергә ниятли

“Татнефть” Сириядә эшчәнлеген киңәйтергә ниятли

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). “Татнефть” өч ел дәвамында геология-разведка эшләре алып барырга һәм тендер нәтиҗәсендә җиңеп алган Сирия ятмасында өч разведка скважинасы борауларга планлаштыра. Килешү шартлары нигезендә, 25 еллык эшкәртү һәм нефть табу чорында күзәтү эшләренең минималь күләмнәре 6 скважина бораулауны үз эченә ала. Әлеге мәйдан илнең көньяк-көнчыгышында, Гыйрактан Сириягә нефть үткәргеченнән ерак түгел урнашкан.

Килешүне үтәү өчен Дамаскта “Татнефть”нең бүлендек компаниясе һәм филиал төзелгән. Контракт нигезендә, бөтен подряд эшләре, шул исәптән бораулау һәм геофизика эшләре, тендер шартларында бүленә. Аларда җиңүгә «Татнефть-Бурение» и «Татнефтегеофизика-групп» ҖЧҖнең өметләре зур.

«Татнефть-Регионы» ҖЧҖдә “Татнефть”нең Сириядә эшчәнлеген киңәйтүгә бар алшартлары да бар, шул исәптән бар хезмәтләрне күрсәтү һәм алдынгы технологияләрен дә кертеп. Россия компанияләре өчен Сириянең нефть-газ комплексында эш күләме 1,5 миллиард долларлык бәяләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100