Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Татнефть” Россиянең иң эре хосусый компанияләре рейтингы унлыгына керде
“Forbes” рейтингында Татарстан компаниясе 7 нче урында, ә нефть компанияләре арасында - 3 нче
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). “Forbes” журналы Россиянең 200 эре хосусый компанияләр (дәүләт өлеше 50 проценттан ким) рейтингын әзерләде. Рейтингта беренче урынны “Лукойл” компаниясе (2012 ел нәтиҗәләре буенча табыш – 3,6 трлн сум) били, икенче “Сургутнефтегаз” нефть компаниясе (850 млрд сум). Лидерлар өчлеген "VimpelCom Ltd" телекоммуникация операторы (717 млрд сум) яба.
Рейтиг унлыгында чимал җитештерүче компанияләр өстенлек итә, алар арасында «Татнефть» (444 млрд сум, 7 урын) һәм «Башнефть» (388 млрд сум, 9 урын) бар.
200 эре хосусый компанияләр рейтингында “НижнекамскНефтехим” (33 урын), “ТАИФ-НК” (35), “КАМАЗ” (42), “Казаньоргсинтез” (108) һәм “ТрансТехСервис” (111) бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз