Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татнефть» Азнакай районындагы авыл мәктәбенә 450гә якын китап тапшырды
«Татнефть» компаниясе Азнакай районының Победа бистәсе урта мәктәбенә 450 данәгә якын заманча әдәбият тапшырды.
Тапшырылган басмалар арасында татар һәм рус авторларының 210 китабы бар. Алар арасында әкиятләр, туган якны өйрәнү материаллары, шулай ук «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы кысаларында басылып чыккан китапларны атап үтәргә мөмкин. Компания тагын 232 данә заманча сүзлекләр, энциклопедияләр, балалар һәм яшүсмерләр өчен өстәмә рәвештә сатып алынган фәнни-популяр әдәбият тапшырды.
Авыл китапханәсенең элеккеге китап фондының шактый өлеше 1970-1990 елларга карый. Яңа басмалар китапханәне яңартырга һәм укучыларга, астрономия һәм нефть тармагыннан алып, Идел буе халыклары мифологиясенә кадәр төрле юнәлешләр буенча белемнәрен арттырырга мөмкинлек бирде.
Победа бистәсендәге мәктәп биология, хокук һәм рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабында укучыларның уңышлары белән билгеле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз