news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татнефть" Нурлатта буш шифаханә базасында Кама аръягы зонасы хосписын ачарга тәкъдим итте

Нефть компаниясе җитәкчелеге Татарстанда беренче хоспис ачкан Владимир Вавиловка Нурлатта хоспис урнаштыру вариантын тәкъдим итте.

"Татнефть" Нурлатта буш шифаханә базасында Кама аръягы зонасы хосписын ачарга тәкъдим итте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ", Динара Прокопьева). "Татнефть" ГАҖ Кама аръягы зонасында урнашкан Нурлатның буш шифаханә территориясендә хоспис ачарга тәкъдим итте. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан хосписына нигез салучы, Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов сөйләде.

"Кичә генә "Татнефть" җитәкчесе ярдәмчесе белән сөйләшүләр алып бардым. Без Кама аръягы зонасы мәсьәләсен карыйбыз, гәрчә 20 койка-урынга исәпләнгән бүлек ачылса да. Әмма бу аз, хоспислар кирәк", - диде Вавилов.

Нефть компаниясе вәкиле Вавиловка хоспис төзү өчен буш шифаханәләр тәкъдим итте. "Нурлатта санаторий буш тора, әмма ул туры килми — хосписта онкоүзәк булырга тиеш", — диде Татарстанда беренче хосписка нигез салучы һәм "Татнефть" башка вариантларны караячак, дип өстәде.

Ул бер ел элек инде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстанның Кама аръягы зонасында хоспис ачарга кушканлыгын билгеләп үтте. Вавилов фикеренчә, шундый ике медицина учреждениесе кирәк: берсе – Чаллыда, икенчесе – Әлмәттә.

Татарстанда беренче хоспис 2014 елда Казанда ачылды. Анда балалар өчен 17 урын бар, тагын 18 урын өлкәннәр өчен каралган.

Хоспис Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Анжела Вавилова исемендәге Фонд арасындагы дәүләт-шәхси партнерлык үрнәге булып тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100