news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татнефть” нефть табышын 2008 ел дәрәҗәсендә сакларга ниятли

Продукцияне сату планы 115 процентка үтәлгән. Компаниянең чиста кереме 730 млн. сум тәшкил итәПродукциПродукцияне сату планы 115 процентка үтәлгән. Ко

(Әлмәт, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Совет компаниянең 10 айда бюджет үтәлешен карады һәм агымдагы елның декабренә бюджетын раслады. Шулай ук 2009 елның 9 аена финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча фикер алышынды. Бу чорда 19,329 млн. тонна нефть табылган. Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру ысулын куллану исәбенә 8,7 млн. тонна нефть чыгарылган. 572 миллион кубометр иярчен газ табылган, 214 мең тонна җиңел углеводородлар фракциясе тапшырылган. Хисап чорында 248 скважина файдалануга тапшырылган. Гомумән алганда, компания 2009 елда нефть табышын 2008 ел дәрәҗәсендә сакларга ниятли.
Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча салым салуларга кадәр 58,6 млрд. сум табыш алынган. “Татнефть”нең инвестиция программасы нигезендә хисап чорында 10,6 млрд.сум капитал салулар үзләштерелгән. Финанс тотрыклылык күрсәткечләре нормага туры килә.
Директорлар Советы ирешелгән нәтиҗәләргә уңай бәя биреп, компаниянең башкарма дирекциясенә план буенча билгеләнгән эшләрне дәвам итәргә, шулай ук үзлелеге югары булган нефтьне табу һәм эшкәртү буенча Россия һәм чит ил технологияләрен кулланып, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре күләмен арттыруны йөкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100