news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татнефть” нефть табышы күләме буенча РФда алтынчы компания булып кала

2009 елда Россиядә нефть һәм газоконденсат табышы 1,2 процентка арткан

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). 2009 елда Россиядә нефть һәм газоконденсат табышы 1,2 процентка арткан һәм 494,228 млн. тонна тәшкил иткән. Бу мәгълүматларны “ЦДУ ТЭК” оператив сводкасына сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә. Декабрьдә Россия 42,494 млн. тонна нефть җитештергән. Узган айда бер тәүлектә чыгарылган нефтьнең уртача күләме 10,048 млн. баррель тәшкил итә.
"Роснефть" бер елда 116,286 млн. тонна нефть тапкан, "ЛУКОЙЛ" - 92,179 млн. тонна, "ТНК-BP Холдинг" - 70,236 млн. тонна, "Сургутнефтегаз" - 59,634 млн. тонна, "Газпром нефть" - 29,880 млн. тонна, "Татнефть" - 26,107 млн. тонна (в декабре - 2,216 млн. тонна), "Славнефть" - 18,894 млн. тонна, "Русснефть" - 12,688 млн. тонна.
Искә төшереп үтәбез, “Татнефть”нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов 23 декабрьдә 2009 ел өчен компания өчен фаразланган сан 25,82 миллион тонна (2008 елда 25,766 млн.тонна) дип белдерде. Моннан тыш, “Татнефть-Самара” бүлендек компаниясе 260 мең тонна нефть табарга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot