news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татнефть» нефть эшкәртү күләмен елына 15,3 млн тоннага кадәр арттыра

Татарстан Президенты нефть компаниясе Директорлар советы утырышын үткәрде.

«Татнефть» нефть эшкәртү күләмен елына 15,3 млн тоннага кадәр арттыра
tatarstan.ru

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Якындагы елларда «Татнефть» «ТАНЕКО» комплексында нефть эшкәртү күләмен 15,3 млн тоннага кадәр җиткерүне планлаштыра. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән «Татнефть»нең Директорлар советы утырышында билгеле булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Директорлар советы «ТАНЕКО» чыгара торган яңа продуктларның күләмен һәм саны артуын исәпкә алып, гамәлгә ашыру өлкәсендә компаниянең базар стратегиясе турында мәгълүмат тыңлады. Якындагы елларда 99 процент тирәнтен эшкәртү күләмен 15,3 млн тоннага кадәр арттыру, һәм 84 процентка кадәр ачык төстәге нефть продуктларын сайлап алу планлаштырыла», - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Татнефть» өстәмә кыйммәтне арттыру һәм нефть продуктлары кәрзиненең ассортиментын киңәйтү күрсәтмәләрен планлы рәвештә эшкә кертә. Бүген «ТАНЕКО» да Аи-80нән 100гә кадәр автобензин, шулай ук авиакеросиннар һәм югары сыйфатлы дизель ягулыгының бөтен спектры чыгарыла.

Комплекс үсешендә каталитик крекингны эшләтеп җибәрү, автомобиль бензины җитештерү күләмнәрен 1,8 млн тоннага кадәр җиткерү чираттагы этап булып торачак. Шулай ук Директорлар советында 2019 елның беренче яртыеллыгында «Татнефть» нең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100