news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татнефть» нефть чыгару күләмен арттырырга ниятли

ОПЕК илләре белән «кара алтын» чыгаруны чикләү турындагы килешүдән баш тарткан очракта, табыла торган нефтьнең күләме артырга да мөмкин.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). «Татнефть» компанияләр төркеме 2018 елда 28,7 миллион тонна нефть чыгарырга ниятли. Шул ук вакытта, ОПЕК илләре белән «кара алтын» чыгаруны чикләү турындагы килешүдән баш тарткан очракта, табыла торган нефтьнең күләме артырга да мөмкин.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан үткәрелгән директорлар советы утырышында шул хактагы программа расланды, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.

Быелның тугыз аенда «Татнефть» 21,4 миллион тонна «кара алтын» чыгарган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 2,6 процентка артыграк. 698 миллион кубометр иярчен газ җыелган.

Тугыз айда «Татнефть»нең чиста табышы 86,2 миллиард сум тәшкил иткән. Компанияләр төркеме буенча гомуми инвестицияләр күләме 63 миллиард сумга җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100