Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татнефть”не янә Гыйракка чакыралар
“Татнефть”не янә Гыйракка чакыралар
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Американың «Hyperion» нефть компаниясе директорлар советы рәисе Альберт Хаддлстон “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов белән очрашу вакытында Татарстанның битум ятмаларын чыгаруда бергәләп эшләргә тәкъдим итте.
Моннан тыш, «Hyperion» АКШта Канадада чыгарылучы үзлелеге югары булган нефть эшкәртү заводы төзи һәм Татарстанда кече нефть компанияләре өчен өченче нефть эшкәртү заводын төзү барышында әлеге өлкәдәге үз тәҗрибәсен тәкъдим итәргә дә әзер.
А.Хаддлстон шулай ук үзенең компаниясе тарафыннан Гыйракның Нефть министрлыгы белән төзелгән меморандум турында да (ул әлеге илдә эшләү хокукы бирә) хәбәр итте. Моңа бәйле рәвештә кайбер нефть компанияләреннән тәкъдимнәр алган «Hyperion» “Татнефть” ААҖенә Гыйракта уртак эшчәнлек алып бару мөмкинлеге хакында фикер алышырга да тәкъдим итә.
Шунысын да искәртик, Америка Гыйракка басып кергәнче, “Татнефть” әлеге илдә скважиналар бораулау буенча килешүләргә кул куйган иде. Әмма хәрби бәрелешләргә бәйле рәвештә эшләр тукталып калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз