news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татнефть"нең нефть химиясе тармагы керемне арттырды

"Татнефть"нең нефть химиясе тармагы керемне арттырды

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). "Татнефть" ААҖнең нефть химиясе комплексы предприятиеләре 2004 ел өчен 375 миллион сум баланс кереме алган, бу күрсәткеч 2003 елга караганда ике тапкыр артыграк. Шул рәвешле, "Түбән Кама Шина" 11,3 миллион шин чыгарып, бер ел эчендә керемен 21 процентка, ә табышны ике тапкыр арттырган. 2004 елда "Нижнекамсктехуглерод"ның җитештерү күләме 7 процентка арткан. Түбән Кама механика заводы тауар продукциясе күләмен 32 процентка арттырган.

Искә төшереп үтәбез, комплекс составына "Ярполимермаш-Татнефть" (Ярославль), Ефремов синтетик каучук заводы (Тула өлкәсе), "Татнефть-Түбән Кама Нефтехим-Ойл", Түбән Каманың "Элекон" заводы керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot