Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Татнефть”не Европаның әйдәп баручы компания-новаторы дип атыйлар – Миңнеханов
Россиягә РФ Президенты карамагында нефть, газ тармагын модернизацияләүгә экспертлар советы кирәк, дип саный Россия нефтьчеләре
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Казанда башланган Татарстан нефть, газ, химия форумы дәвамы буларак пленар утырыш уздырылды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов алып барды.
“1993 елдан бирле бу мәйданчык нефть, газ, химия тармагы белгечләренең конструктив сөйләшүләр алып бару урынына әйләнде. Анда катнашучылар географик яктан киңәйде. Быел форумда катнашырга теләк белдереп, Россия, АКШ, Украина, Һиндстан, Германия, Колумбия нефть компанияләре һәм фәнни берләшмәләреннән 600дән артык делегат теркәлгән. Галимнәр, геологлар, нефтьчеләр арасында ирешелгән югары дәрәҗәдәге ышаныч уртак бизнес-проектларны гамәлгә ашыруга хезмәт итүенә ышанам”, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, республика илнең нефть чыгаруда иң актив төбәкләренең берсе һәм иң алдынгы заманча технологияләр эшләү һәм сынау урыны булып тора, шул исәптән суыртуы авыр булганнарын чыгаруда да. “Агентлыкның дөнья рейтинглары “Татнефть”не Европаның әйдәп баручы компания-новаторы дип атаулары очраклы түгел. Безнең тикшеренүләрдә югары үзле нефть, начар үткәрүчән һәм сланец чыганаклары өстенлеклеләрнең берсе санала”, - дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Россиядәге һәм чит илләрдәге коллегаларның бу юнәлештәге тәҗрибәсе Татарстан өчен кызыклы, дип өстәде ул.
Россия Нефть, газ сәнәгате берлеге президенты Геннадий Шмаль үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, дөньяның газ буенча 40 процент, нефть буенча 13 процент запасларына ия булган Россия, глобаль икътисади һәм сәяси тирбәнешләргә карамастан, дөньяның энергия чыганаклары мәйданында алдынгы урынын саклап калырга исәп тота. Шул ук вакытта игътибарны юнәлтеп, дәүләт үзе үк нефть, газ тармагына мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш, дип саный. “Нефть һәм газ Россия икътисады драйверлары була алмый, - диде ул тармакның җитди кыенлыклары булуын билгеләп. - Геологоразведкага инвестицияләр сизелерлек кимеде. Төньяк Себердә генә дә бораулау эшләре ике тапкырга кимеде. Суыртуы авыр булган запасларны чыгару өлеше гомуми структурада 10 проценттан 50-60 процентка җитеп артты. Ачыла торган яңа чыганаклар сирәк кенә 1 млн тоннадан артып китә, ә эштә булганнары 30 елдан 70 елга кадәр файдаланыла. Алар хәзер статик хәлдә. Нәтиҗәлелек өчен аларны кайгыртырга, карарга кирәк”, - диде Шмаль.
Җиһазлар, технологияләр мәсьәләләрендә импортка бәйлелекнең зурлыгы да тармак өчен актуаль проблемалар булып тора. Россия нефть, газ суырту өчен кирәк булганнарның 50дән 90 процентка кадәрен чит илләрдән сатып ала. 20шәр ел һәм аннан да озаграк эшләгән техника алыштыруны, модернизацияләүне таләп итә. Шул ук вакытта тармакка инвестицияләр күләме ихтыяҗдан 2-2,5 тапкырга кимрәк.
Геннадий Шмаль кыенлыкларны санап кына чыкмастан, аларны чишү юлларын да тәкъдим итте. “Геологоразведкага җәлеп ителгән фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшкәртмәләрен (НИОКР) финанслауны арттыру, нефть, газ тармагын импорка бәйлелектән азат итү, бәләкәй чыганакларны кече нефть компанияләренә эшкәртүгә тапшыру бу мәсьәләдә ярашлы. Моның буенча без Татарстанның гаять зур тәҗрибәсенә ия, ни үкенеч, безнең федераль закон чыгаручыларда ул яклау тапмый”, - дип билгеләп үтте Россия Нефть, газ сәнәгате берлеге президенты Геннадий Шмаль.
“Үзебезнең илдәге эшкәртмәләрне гамәлгә кертергә, тармакка салым салу системасын, авыр суыртыла торган запасларны эшкәртүгә ниятләгән компанияләрне кызыксындыру өчен, яңадан карап чыгарга кирәк, - дип дәвам итте ул. - Закон чыгару дәрәҗәсендә авыр суыртыла торган һәм традицион булмаган запаслар классификациясенең үзен теркәү һәм аларны аерым исәпкә алуны тәэмин итү ярашлы булачак. Ниһаять, Россия Президенты яки Хөкүмәте карамагында илнең нефть, газ тармагын модернизацияләү буенча экспертлар советы булдырырга һәм аңа җитәрлек югарылыкта дәрәҗә бирергә кирәк”, - диде Геннадий Шмаль.
Тармак илнең энергетик һәм икътисади куркынычсызлыгын ныгыту өчен барысын да эшләргә әзер. Ләкин үзе дә ярдәмгә мохтаҗ, дип басым ясап әйтте Россия Нефть, газ сәнәгате берлеге президенты Г.Шмаль. Ә хәзергә нефтьчеләр һәм газчылар 2 дистә елдан артык вакыт тармакның искергән законнарын төзәтүне дә көтеп ала алмыйлар булып чыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз