news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татнефть”нең еллык хисабы иң яхшысы

“Иң яхшы еллык хисап” XI Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды

(Әлмәт, 29 ноябрь, «Татар-информ»). “Татнефть” компаниясе “Иң яхшы еллык хисап” XI Бөтенроссия конкурсының берьюлы өч номинациясендә лауреат булды.
Конкурс 10 ел үткәрелү дәвамында 11 илнең икътисад тармагында эшләүче 327 катнашучын берләштерә. Аны ел саен “Эксперт РА” рейтинг агентлыгы оештыра. Конкурсның төп максаты – эшлекле җәмәгатьчелекне Россия компанияләренең инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү һәм аларның капиталлаштыруын күтәрүнең нәтиҗәле коралы буларак, еллык хисапны төзү һәм күтәрү проблемасына җәлеп итү.
“Татнефть” ААҖ конкурска рус һәм инглиз телендә еллык финанс хисабын һәм тотрыклы үсеш һәм корпоратив социаль җаваплылык турында хисап тәкъдим итте. Дәрәҗәле жюри конкурс нәтиҗәләре буенча Россиянең алдынгы нефть компанияләре арасында “Татнефть”не “Иң яхшы тотрыклы үсеш һәм корпоратив социаль җаваплылык турында хисап”, “Иң яхшы корпоратив идарә итү практикасы мәгълүматын ачык итү дәрәҗәсе”, “Дизайн һәм полиграфия” номинацияләрендә лауреат итеп таныды.
“Татнефть” ААҖнең бу дәрәҗәле конкурста җиңүе беренчесе генә түгел. Компаниянең еллык һәм социаль хисаплары берничә тапкыр иң яхшысы итеп танылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100