news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татнефть» музеена Коръәннең борынгы нөсхәләрен бүләк иткәннәр

«Татнефть» музеена Коръәннең борынгы нөсхәләрен бүләк иткәннәр
Фото: "Татнефть" матбугат хезмәте

Коръәннең берничә борынгы нөсхәсе һәм башка кыйммәтле, сирәк әдәбият «Татнефть»нең музей коллекцияләрен тулыландырды. Китапларны музейга «ТатНИПИнефть»нең эксперименталь лаборатор тикшеренүләр бүлеге фәнни хезмәткәре Флёра Газиева бүләк итте, дип яза «Татар-информ».

«Мин «Без Татнефть» телеграм-каналында компаниянең борынгы гарәп һәм гарәп графикасында язылган китапларны цифрлаштырырга ярдәм итүе турындагы яңалыкны күрдем, - дип сөйләгән Газиева «Нефтяные вести» газетасына. – Хәзерге вакытта безнең гаиләдә Коръәннең тагын да яңарак нөсхәләре бар, без алардан актив файдаланабыз. Изге китаплар, безнең гаиләнең истәлекле әйбере булса да, файда китерергә тиеш. Шунлыктан мин аларны компаниягә тапшырырга булдым».

Мәгълүмати сәясәт идарәсе белгечләре, шул исәптән гарәп телен белүчеләр музейга тапшырылган өч Коръән нөсхәсенең икесе 1903 һәм 1904 елларда нәшер ителүен ачыклаган.

Коръән нөсхәләреннән тыш, Газиева музейга күренекле татар телчесе һәм педагог, 1 миллион тираж белән басылып чыккан «Мөгаллим сәни» («Беренче укытучы») китабы авторы Һади Максудиның берничә дәреслеген дә тапшырган. Моннан тыш, тапшырылган әдәбият арасында кыйммәте өйрәнелергә һәм бәяләнергә тиешле нөсхәләр дә бар. Әйтик, гарәпләрнең бормалы язуын кулланып татар телендә язылган кулъязма шигырь җыентыгы – шуларның берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100