news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татнефть» һәм «Автодор» килешү төзегән

Компанияләр юл буе инфраструктурасы үсешендә хезмәттәшлек итәчәк

  (Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). “Россия автомобиль юллары” Дәүләт компаниясе белән “Татнефть” ААҖ хезмәттәшлек турында килешү төзегән. Документны компаниянең генераль директоры Наил Маганов һәм “Автодор” идарәсе рәисе Сергей Кельбах имзалаган.

Бу хакта “Татнефть” компаниясендә белдерделәр.

Яклар юл буе инфраструктурасын үстерү, эшләнмәләр, автомобиль юллары төзелешендә һәм файдалануда юл сервисының күп функцияле зоналарын булдыру өчен яңа алымнар кертү һәм куллану өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турында килештеләр. Килешүдә автомобиль юлларын карап тотуда һәм ремонтлаганда, юл өслегенең чыдамлылыгын арттыру һәм юл хаҗалыгы тармагында финанс чыгымнарны киметү максатыннан, югары сыйфатлы инновацион материалларны һәм технологияләрне кертү һәм куллану өлкәсендә уртак эшчәнлек алып бару карала. Компанияләр шулай ук күрсәтелгән өлкәләрдә норматив-хокукый һәм норма-техник базаны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләгәндә уртак эш алып баруны планлаштыра.

Килешү имзаланган вакыттан гамәлгә куела һәм автомат рәвештә киләсе чорга озайтылачак.

Хәзер “Дон” М-4 федераль автомобиль юлында (Воронеж өлкәсе 543 нче км) “Татнефть” АЗС челтәренең юл буе сервисы күп функцияле зонасы эшли. Бу магистральда “Дон” М-4 федераль автомобиль юлының 749 нчы км нда тагын бер шундый сервис зонасы төзелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100