Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татнефть Ливиядә нефть разведкасы һәм эшкәртүгә тендер отты
Татнефть Ливиядә нефть разведкасы һәм эшкәртүгә тендер отты
(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). “Татнефть” ААҖ Ливиянең Милли нефть корпорациясе тарафыннан игълан ителгән ачык тендерда катнашты. Тендерга разведка һәм эшкәртүгә 26 участок тәкъдим ителгән иде. Катнашучылар арасында “ExxonMobil”, “ChevronTexaco”, “Total”, “BP”, “Shell”, “CNPC” (Кытай), “ONGC” (Индия) кебек эре компанияләр бар иде. Россия компанияләре арасыннан “Газпром” ААҖ, “Лукойл” ААҖ, “Татнефть” ААҖ һәм “Итера” МДК катнашты. Конкурс йомгаклары буенча “Татнефть” илнең үзәк өлешендәге (“Гедамес” бассейны) коры җирдә урнашкан 82-4нче блокны разведкалау һәм эшкәртү хокукын алды. Компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, блокның мәйданы 2 мең квадрат метр тәшкил итә. Элек аның территориясендә ике разведка скважинасы борауланган һәм углеводород булуы ачыкланган булган.
Компания тендер нәтиҗәләре игълан ителгәч, 30 көн дәвамында блокны разведка һәм эшкәртү турында килешү төзергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз