news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татнефть» Кытайда филиалын ачарга мөмкин

«Татнефть» Кытайда филиалын ачарга мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татнефть»нең Кытайда филиалы барлыкка килергә мөмкин. Аны ачу мәсьәләсе җомга көнне, 26 июльдә компаниянең директорлар советы утырышында күтәреләчәк. Бу чараның «Интерфакс» корпоратив мәгълүмат ачу үзәгендә чыккан көн тәртибеннән билгеле булды.

«Кытай Халык Республикасында «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыятенең В.Д. Шашин исемендәге филиалын булдыру турында», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Моннан тыш, утырышта катнашучылар 2024 елның беренче алты аенда бюджет үтәлеше йомгаклары буенча фикер алышачак һәм август аена бюджетны раслаячак, стартаплар белән үзара бәйләнеш системасын формалаштыру һәм тотрыклы үсешнең 13 максаты буенча программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә кагылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot