news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов Әлмәттә тавыш бирүдә катнашты

Әлмәттә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү дәвам итә.

«Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов Әлмәттә тавыш бирүдә катнашты
almet-rt.ru

(Әлмәт, 1 июль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов 2нче мәктәптә урнашкан 786нчы сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта җирле газета хәбәр итә.

Ул сайлауларга әнисе, мәгариф ветераны Роза Маганова белән килде.

«Без бу илдә яшибез икән, димәк, безнең аңа турыдан-туры катнашыбыз бар. Барысы да үзебезнең кулларда», — диде Наил Маганов журналистларга.

news_right_1
news_right_2
news_bot