news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татнефть» компаниясе битлекләр тегү өчен волонтерлар чакыра

Битлекләр хастаханәләргә һәм шәһәр халкына биреләчәк.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясеннән саклану өчен, «Татнефть» компаниясе волонтерларны бер тапкыр кулланыла торган битлекләр тегәргә җыя. Бу турыда компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татнефть» бу эшкә республиканың Әлмәт районы кече бизнес вәкилләрен җәлеп итте. Компания шәһәр ательеларын һәм үзмәшгуль гражданнарны бушлай өлге һәм материал белән тәэмин итте.

Битлекләрне СМС-25 кебек тукылмаган күп катлы полипропилен материалдан тегәчәкләр. Аның тышкы каты спанбонд, ә эчке ягы мельтблаун дип аталган материалдан була.

Битлекләр хастаханәләргә һәм шәһәр халкына биреләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100