news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татнефть» компаниясе «Җаваплы бизнес лидерлары – 2025» илкүләм премиясе лауреаты булды

«Татнефть» компаниясе «Җаваплы бизнес лидерлары – 2025» илкүләм премиясе лауреаты булды
Фото: «Татнефть» матбугат хезмәте

«Татнефть» компаниясе тотрыклы үсешкә керткән өлеше өчен «Җаваплы бизнес лидерлары – 2025» илкүләм премиясе лауреаты булды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге җыены вакытында узды.

Экспертлар советы Россиянең зур компанияләреннән 100дән артык гариза караган. Компанияләрнең Россиянең абруйлы тотрыклы үсеш индексларында һәм рейтингларында теркәлгән күрсәткечләре дә, аларның стратегик үсешнең төп юнәлешләрендәге корпоратив программалары мисалында иҗтимагый әһәмиятле бурычларны хәл итүгә керткән өлеше дә исәпкә алынган.

«Татнефть» дәүләтнең социаль партнеры буларак сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәниятне үстерү, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм уңайлы инфраструктура булдыруга шактый ресурслар юнәлтә», - диелә «Нефтяные вести» хәбәрендә.

«Җаваплы бизнес лидерлары» илкүләм премиясе РФ Президенты кушуы буенча 2023 елда гамәлгә куелган. Инициатива җаваплы эшлекле практиканы үстерүгә һәм бизнесның мәгълүмати ачыклыгын арттыруга ярдәм итүне күздә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot