news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татнефть» коллективы: Без һәрвакыт Равил Маганов белән горурланачакбыз

«Татнефть» компаниясе коллективы «Лукойл» компаниясе директорлар советы рәисе Равил Магановның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Анда Равил Магановның бөтен гомерен нефть сәнәгатенә багышлавы билгеләп үтелә.

««Татнефть»тә эшләп чыккан кеше, ул Көнбатыш Себер ятмаларын үзләштерүгә зур шәхси өлешен кертте, илнең иң эре нефть компанияләренең берсе – «Лукойл»ны оештыручыларның берсе һәм алыштыргысыз җитәкчесе булды. Без һәрвакыт Татарстанның һәм «Татнефть» нең лаеклы улы Равил Маганов белән горурланачакбыз», – диелә кайгынамәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot