news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татнефть»кә Tupras өчен тагын өч компания белән көрәшергә туры киләчәк

«Татнефть»кә Tupras өчен тагын өч компания белән көрәшергә туры киләчәк

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Арслан Минвәлиев, Әнвәр Маликов). Төркия Республикасы Хосусыйлаштыру идарәсенең күптән түгел узган киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча Tupras нефть эшкәртү холдингын хосусыйлаштыру ачык аукцион ярдәмендә үткәреләчәге билгеле булды. Ул 2005 елның беренче айларына билгеләнгән. Төркиянең WWW.NTVMSNBC.COM мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, сатуларда дүрт компания катнашырга тиеш, шул исәптән, «Татнефть» тә үзенең катнашуын раслаган. Гыйнварда Американың бер нефть компаниясе заявка бирәчәк дип көтелә, хәзер ул Төркия хөкүмәте заказы буенча холдингны хосусыйлаштыру концепциясен әзерли. Хосусыйлаштыруда шулай ук башка компанияләр белән консорциумга керергә әзер булган төрек энергетика холдинглары катнашырга ниятли. Экспертлар бәяләгәнчә, Tupras өчен бәя «Татнефть» һәм Төркиянең Zorlu төркеме тәкъдим иткәннән, ягъни 1,3 миллиард доллардан ким булырга тиеш түгел.

«Татнефть»тә әлегә үзләренең сатуларда катнашуларын расламыйлар. «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең Төркиядән булган мәгълүматка аңлатма бирү турында үтенеченә каршы генераль директор Шәфәгать Тәһәүтдиновның 2004 елның 27 декабрендә әйтелгән белдерүе сылтама итеп китерелде: «Әлеге мәсьәлә буенча ахыргы карар «Татнефть» конкурс шартлары белән материалларны алгач кабул ителәчәк». Ике көн соңрак Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть»нең чит илдә нефть эшкәртү активларына мохтаҗлыгы турында билгеләп үтеп, компаниянең Tuprasны хосусыйлаштыруда катнашу мөмкинлеген кире какмады. Катнашу шарты дип, Премьер «хәлне үзгәртерлек көчләрнең булмавы»н атады. Ә 30 декабрьдә Zorlu Group җитәкчесе Әхмәт Назыйф төркемнең «Татнефть» белән берлектә холдингны хосусыйлаштыру буенча яңа омтылыш нияте барлыгын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot