news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татнефть”кә исем биргән шәхес хөрмәтенә күргәзмә ачылды

СССР нефть сәнәгате министры булган Валентин Шашин - “Татнефть” берләшмәсенең башлангычында торган шәхесләрнең берсе

  (Казан, 18 июнь,“Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 1970-1977 елларда СССР нефть сәнәгате министры булган Валентин Дмитриевич Шашинның тууына 100 ел тулу уңаеннан, шушы шәхес исемен йөрткән “Татнефть” ГАҖнең матбугат хезмәте оешманың төп бинасының фойесында фотокүргәзмә оештырды.

“Төрле музейлардан һәм Валентин Шашинның гаилә әгъзаларыннан фотоларны җыйдык. Советлар Союзындагы нефть сәнәгате үсешен күрсәткән бик бай тарихи материал туплый алдык. Валентин Дмитриевич бу эшчәнлекнең башлангычында торган кеше. Ул заманда ил җитәкчелеге тарафыннан күп нефть табу таләбе куелган. Валентин Шашин бик зыялы, көчле, белемле кеше булган, бу эшчәнлеккә күп яңалыклар кертеп, ул заманда партия куйган бурычларны үтәгән. Аның максаты безнең илне әйдәп баручы нефть державасы итү булган”, - дип сөйләде күргәзмәнең координаторы Алсу Гыйниятуллина.

Күргәзмәдә легендар нефтьченең тормыш юлын сурәтләгән 70тән артык фото урнаштырылган. Биредә Валентин Шашинның Көнбатыш Себердә нефтьчеләр белән аралашканы да, СССР Министрлар Советы рәисе Алексей Косыгин белән бергә “Әлмәтнефть” идарәсе объектларын карап йөргән, Һиндстан, Канада, Япония, АКШта булган фотолары да бар. В.Шашин АКШ Президенты Ричард Никсон белән КПСС Үзәк комитеты секретаре Никита Хрущев хөкүмәтара килешү төзегән вакытта да булган. Шулай ук күргәзмәдә В.Д.Шашинның дуслары, гаиләсе белән ял иткәндәге фотографияләре дә бар.

Күргәзмәдә “Татнефть” хезмәткәрләре арасында “Татнефть”кә исем биргән кешене беләсезме?” дигән викторина да оештырылган. Бу ярышта технологик транспорт белән идарә хезмәте инженер-икътисадчысы Елена Хөсәенова җиңеп чыккан.

Бу күргәзмә – В.Д.Шашинның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларның берсе генә. Бу атнада Лениногорск һәм Бөгелмәдә юбилярның һәйкәле янында тантаналы митинглар уздырылган. “Бөгелмә авазы” газетасы хәбәр итүенчә, Валентин Шашин белән бергә эшләгән ветераннар да чыгыш ясаган.“Ул заманнарны искә төшерсәң, күзләргә яшь килә. Элек фәннең дәрәҗәсе зур иде, хәзер аңа аяк сөртәләр - шунысы кызганыч. Ә без тормыш юлын ут яндырып уздык. Шуның өчен горурланып була”, -- дип сөйләгән “ТатНИПИнефть” институтында белгеч булып эшләгән 82 яшьлек Николай Рылов.

Юбиляр хөрмәтенә алга таба да чаралар планлаштырыла. “Нефть саммиты - 2016” чарасына В.Д.Шашинның балалары килүе көтелә.

В.Д.Шашин (1916-1977) - берләшмәнең икенче җитәкчесе. 1916 елның 3 (16) июнендә Бакуда нефтьчеләр гаиләсендә туган ул. Стәрлетамак, Грозный, Мәскәүдә нефтьче булырга укый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1953-1960 елларда – “Татнефть” берләшмәсе җитәкчесе. 1960 елдан - РСФСРның нефть һәм газ сәнәгате Баш идарәсе җитәкчесе, 1965-1970 елларда – СССРның нефть чыгару сәнәгате, 1970-1977 елларда – нефть сәнәгате министры. Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнгән. Нефть табу сәнәгатенә керткән өлеше өчен Ленин премиясе белән бүләкләнгән.

Татарстанда гына түгел, Советлар Союзында да нефть сәнәгатенең үсеше В.Д.Шашин исеме белән бәйле. В.Д.Шашин министр булып эшләгән еллар - СССРның нефть сәнәгате иң интенсив үскән чор. 1956 елда Советлар Союзында 93 млн тонна нефть чыгарылса, 1965 елда бу күрсәткеч 243 млн тоннага җитә. “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте дә В.Д.Шашин исемен йөртә.

Фото – “Нефтяная газета” сайтыннан.

news_right_1
news_right_2
news_bot