Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татнефть” илнең Экология премиясе лауреаты булды
“Татнефть” илнең Экология премиясе лауреаты булды
(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). “Татнефть” ААҖ “Тотрыклы үсеш өлкәсендә хисаплылык” номинациясендә Россия Экология премиясенең төп бүләген алды. Бу конкурста тәүге мәртәбә катнашкан компания әлеге бүләккә 2005 елдан бирле чыгарылган социаль-икътисади, табигать саклау һәм инновация эшчәнлеге турындагы хисаплары өчен лаек булган. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды.
“Татнефть”нең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, экология – компания эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Ел саен әлеге максатлардан 3 миллиард сумга якын акча тотыла. Нефтьчеләргә XX гасыр уртасындагы хаталарны төзәтергә туры килә. Ул вакытта эшчеләрдән бернигә карамый нефть күләмен арттыруны гына таләп иткәннәр.
2006 елда табигатьне саклау эшчәнлегенең ISO-14000 сериясе халыкара стандартына туры килү-килмәвенә компаниянең сертификация аудиты уздырылган. Компания полимер белән тышланган һәм металл-пластмасса торбалар җитештерә һәм кулланышка кертә (2006 елда – 1200 чакрым). Агрессив тирәлекне эшкәртү өчен 5000 тоннага якын коррозия ингибиторы җитештерелеп кулланылган. “Татнефть” предприятиеләре һәм бүлекчәләре үз эшчәнлекләре территориясендә чишмәләрне төзекләндерә, су составы мониторингын алып бара.
Россия экология премиясе 2003 елда В.И.Вернадский исемендәге Экология фонды һәм РФ Дәүләт Думасының Экология комитеты тарафыннан гамәлгә кертелгән. Быел конкурста Россиянең барлык төбәкләре дә катнашкан.
В.И.Вернадский исемендәге Экология фонды 1995 елда Россия ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре, Россия Медицина фәннәре академиясе, иҗтимагый һәм дәүләт оешмалары тарафыннан төзелгән. Узган гасыр башында академик В.И.Вернадский тотрыклы үсеш концепциясенең фәнни алшартларын белдергән. Ул беренче булып биосферадан ноосферага (табигатькә аңлы караш) күчү зарулыгына ишарәләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз