news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татнефть» һәм Калмыкия «КазанФорум» кысаларында хезмәттәшлек турында килеште

«Татнефть» һәм Калмыкия «КазанФорум» кысаларында хезмәттәшлек турында килеште
Фото: «Татнефть» матбугат хезмәте

«Татнефть» һәм Калмыкия Республикасы «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисади форумы мәйданчыгында хезмәттәшлек турында килешү имзалады, дип хәбәр итте компаниянең матбугат хезмәте.

Эшлекле программа кысаларында Калмыкия делегациясе вәкилләре компаниянең күргәзмә стендын карады, анда якларның эшлекле очрашуы узды. Аның нәтиҗәләре буенча сәнәгать өлкәсендә партнерлыкны үстерү турында килешүләр төзелде.

Хезмәттәшлекне шул исәптән геологик разведка һәм нефть чыгару юнәлешләрендә дә үстерү ниятләнә.

Имзаланган килешү уртак проектларны гамәлгә ашыруга өстәмә этәргеч бирер дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot