Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Татнефть» хезмәткәрләре Түбән Кама үзәк китапханәсенә 500гә якын китап тапшырды
Халыкара китап бүләк итү көне алдыннан «KAMA TYRES» һәм «ТАНЕКО» предприятиеләре «Китапны яратып бүләк итегез!» бөтенроссия акциясендә катнашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). «Татнефть» төркеменә керә торган компания вәкилләре Габдулла Тукай исемендәге Түбән Кама үзәк китапханәсенә предприятие хезмәткәрләре җыйган 500гә якын китапны тапшырды. Хәзер китапханә аларны барлык шәһәр филиалларына таратачак, анда аларны Түбән Камада яшәүчеләр укый алачак.
Шулай ук 2020 елда «Татнефть» оештырган «Рухият» рухи яңарыш фонды Түбән Кама мәдәният идарәсенә 1400 китап тапшырды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Халыкара китап бүләк итү көне алдыннан «KAMA TYRES» һәм «ТАНЕКО» предприятиеләре «Китапны яратып бүләк итегез!» бөтенроссия акциясендә катнашты.
Халыкара китап бүләк итү көне һәр елны 14 февральдә билгеләп үтелә. Барыгызны да китаплар бүләк итәргә чакырабыз. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз